“Гомуми эш” гомумроссия проекты уңаеннан Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Римма Борисова 10-12 яшьлек 16 бала өчен "Үзеңне сакла" дигән чара-кинотренинг үткәрде.
Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек саклау оешмалары белән үзара хезмәттәшлек кысаларында 4 нче сырхауханәнең табиб-кардиологы Айгөл Латыйпова “Инсультны профилактикалау һәм реабилитацияләү" дигән темага лекция уздырды.
Үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында гамәлгә ашыручы "Нармонка" 1 нче номерлы агрофирма филиалы" ҖЧҖ үз эшчеләренә өлешчә хезмәт хакы буенча бурычларын кайтарды.
2 март көнне Биектауның Айбаш авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне, "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучы Гобәйдуллина Рәҗәп Гыйниятулла кызы үзенең юбилеен билгеләп үтте.
Татарстанда 2019 нчы ел - Эшче һөнәрләр елы уңаеннан "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 11 нче санлы социаль участокта 10-12 яшьлекләр арасында төркемле дәрес үткәрде. 25 бала катнашкан чара "Аграр һәм терлекчелек һөнәрләре" дип атала.
2019 елның 4 мартына Татарстанда беренче бала тапкан 311 яшь ана һәм өченче баласы туган 55 хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Кукмара районы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Гади математик күзаллауларны үстерү дәресләрендә Монтессори-технологияләр куллану", дигән темага ачык дәрес узды.
Февральнең соңгы көннендә Әгерҗе районы балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты “Наз” бинасында педагоглар һәм “Теремок” мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүче хезмәткәрләр белән очрашу, эш тәҗрибәләре белән уртаклашу оештырылды.
Мөслим өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Чын йөрәктән! " дигән музыкаль марафон циклыннан яшь артистларның чираттагы хәйрия концерты узды.