Түбән Камада аграр һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыралар

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Татарстанда 2019 нчы ел - Эшче һөнәрләр елы уңаеннан "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 11 нче санлы социаль участокта 10-12 яшьлекләр арасында төркемле дәрес үткәрде. 25 бала катнашкан чара "Аграр һәм терлекчелек һөнәрләре" дип атала. 

Төркемле дәреснең максаты авыл һөнәрләренең абруен күтәрү, туган якка, игенче хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес башында белгеч балалардан сөт һәм камыр ризыкларының кайдан алынуын белүләре белән кызыксынды. Аннан соң балалар "Авыл хуҗалыгы һөнәрләре" презентациясен карады. Соңыннан белгечнең сорауларына җавап бирделәр.  Аларда авылда эшләүче кешеләр турында күбрәк мәгълүмат алды, ди чараны оештыручылар.

Дәрес ахырында балалар нәтиҗә ясады: авылда хезмәттән курыкмаган кешеләр яши һәм эшли. Авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләр һәрвакыт кирәклеген төшенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International