2 март көнне Биектауның Айбаш авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне, "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучы Гобәйдуллина Рәҗәп Гыйниятулла кызы үзенең юбилеен билгеләп үтте.
Аны котларга Биектау муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Г.Минаева, Айбаш авыл җирлеге башлыгы Р.Сафиулли, шулай ук социаль хезмәткәр Л.Гайнуллина килде.
Рәҗәп Гобәйдуллина Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның һәм Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башлыгы Р. Кәлимуллинның шәхси котлау хатын алды.