Февральнең соңгы көннендә Әгерҗе районы балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты “Наз” бинасында педагоглар һәм “Теремок” мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүче хезмәткәрләр белән очрашу, эш тәҗрибәләре белән уртаклашу оештырылды.
Очрашу вакытында Шишкина Марина Вакыйф кызы мәктпкәчә яшьтәге балалар белән ачык дәрес күрсәтте. Дәреснең темасы “Степашка уенчыклар җыя” балаларның математика фәнен үзләштерүләрен күзәтү булды. Балалар бирелгән вакыт аралыгында белгәннәрен ныгытып, геометрик фигураларны аерып әйтә белде, бердән алып бишкә кадәр санап та күрсәттеләр. Алар үзләренең яшьтәшләре белән бердәм, дус эшли белүләрен дә расладылар.
Педагоглар дәрескә нәтиҗә ясап, бик яхшы бәя бирде. Кунаклар приютта сәяхәт иткәннән соң сенсор бүлмәсенә узды. Педагог-психолог Е.Дрожжачих кунакларга мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Тылсымлы экран” исемле интерактив такта белән эш күрсәтте. Ә педагог-психолог Е.Нехорошкова яктылык белән эшли торган җиһазларны ничек куллану турында сөйләде.