"Шәфкать" үзәгендә инвалид балаларның математик күзаллауларын камилләштерәләр

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Кукмара районы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Гади математик күзаллауларны үстерү дәресләрендә Монтессори-технологияләр куллану", дигән темага ачык дәрес узды.

Чараны I-коррекция төркеме тәрбиячесе Наталья Алексеева үткәрде. Ачык дәреснең максатчан аудиториясе 4 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар, аларның әти-әниләре, шулай ук тернәкләндерү үзәге белгечләре булды. Дәрес балаларның яшь һәм үзенчәлекләренә карап үткәрелде. Балалар белән башлангыч эш һәр баланың математик күзаллаулары өлкәсендә сәләтләрен диагностикалауда төзелде.

Ачык дәрестә кулланыла торган барлык уеннар да кулларның вак моторикасын һәм тактик сизгерлеген,  коммуникатив күнекмәләрен, физик сыйфатларны, шул исәптән координацион сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Ата-аналар үзләре дә дәрестә катнашты, чөнки уртак дәресләр өлкәннәрне һәм балаларны якынайтып кына калмый, ә ата-аналарга балаларын яхшырак аңларга да ярдәм итә.

Мастер-класс тәмамлагач, тернәкләндерү үзәге белгечләре түгәрәк өстәл артына ачык дәресне анализлау һәм фикер алышу өчен җыелды. Белгечләр советында катнашучылар тәкъдим ителгән теманың бик актуальлеген һәм аның практик юнәлешле булуын билгеләп үтте.

Наталья Алексеева кулланган ысуллар тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре һәм белгечләренә инвалид балалар белән коррекцион-үстерү эшендә куллану өчен тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International