Түбән Каманың "Веста" үзәгендә яман гадәтләрнең зыяны турында сөйләштеләр

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

“Гомуми эш” гомумроссия проекты уңаеннан Түбән Каманың  “Веста” үзәге белгече Римма Борисова 10-12 яшьлек 16 бала өчен "Үзеңне сакла" дигән чара-кинотренинг үткәрде.

Чараның максаты: зарарлы матдәләрнең кеше организмына тискәре йогынтысы турында белемнәрне формалаштыру.

Дәрес башында белгеч катнашучыларны сәламләде һәм әлеге очрашуда кеше сәламәтлегенә зарарлы гадәтләрнең йогынтысы турында фикер алышачакларын әйтеп үтте. Аннан соң балалардан сәламәтлек нәрсә ул һәм ул сезгә ни өчен кирәк, дип кызыксынды. Викторина барышында балалар түбәндәге сорауларга җавап бирде: сагыз чәйнәү һәм тәмәке тарту чыннан да сәламәтлеккә зыян китерәме һ.б.

Дәрес ахырында нәтиҗә ясалды: үз сәламәтлегеңә сакчыл карарга, яман гадәтләрне булдырмаска тырышырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International