Мөслим өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Чын йөрәктән! " дигән музыкаль марафон циклыннан яшь артистларның чираттагы хәйрия концерты узды.
Бу юлы игелекле миссия белән интернат-йортта танылган эстрада артисты Алмаз Мирзаянов булды. Аның белән бергә скрипкачы Динә Закирова, җырчы Зөлфирә Шәйдуллина, баянчы Илфир Искәндәров чыгыш ясады.
Концертка артистлар бик җитди әзерләнгән, эчтәлекле җырлар, шигырьләр белән зур концерт программасы төзегәннәр. Интернат-йортта яшәүчеләр аларны түземсезлек белән көтеп алды һәм кайнар алкышларга күмделәр, өлкәннәр бик теләп таныш әсәрләрне артмстлар белән бергә башкардылар.