"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләнә

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Татарстан – безнең уртак йортыбыз!" дигән бәйрәм чарасы узды.

Татар халкы тарихына кызыксынуны үстерү, кече ватанга мәхәббәт, үз халкы өчен горурлык хисләре тәрбияләү - чараның төп максаты. Бәйрәм тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм 2 нче музыка мәктәбе укучылары башкаруында татар халык көйләре, җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International