25нче мартта Яр Чаллы шәһәре мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә тәрбиячеләр һәм МАУ "Орион " яшьләр үзәге белгечләре "Язгы кәеф" исемле күңел ачу танып-белү программасы уздырды.
Чарада 36 инвалид бала, 11 ата-ана катнашты. Бәйрәмнең төп геройлары булып Фиксиклар килде. Балалар да, өлкәннәр дә күп санлы конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнашты. Малайлар һәм кызлар "Модалы хөкем карары", "Бию", "Орел һәм решка" тапшыруларында катнаша алды. Бигрәк тә аларга "Могҗизалар кыры" тапшыруы ошады.