Бөгелмә районы "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Ата-аналар академиясе" проекты уңаеннан чара оештырылды.
Балалар-ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, ата-аналар һәм балаларның эмоциональ якынайту максатыннан учреждение белгечләре тренинг элементлары белән уен дәресе үткәрде.
Катнашучылар гадәти булмаган ысуллар белән бер-берсен сәламләде, үз гаилә символы ясады, бер-берләренең теләкләрен белде.
Күнегүләрдә педагоглар төрле ысуллар кулланды: уен, музыкаль-терапия, релаксация, арт-терапия ысулы.