"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы яшүсмерләргә алкоголь зыяны турында сөйләде

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Тукай районы Яңа поселогы урта мәктәбе укучыларына "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Римма Шакирова мультфильм күрсәтте.

Чара балаларның алкогольнең кеше организмына зыяны турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде. Балигъ булмаган балалар зур кызыксыну белән мультфильм карады, ә караганнан соң социаль педагогның сорауларына җавап бирде һәм кызыклы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.

Әлеге чарада 21 балигъ булмаган бала катнашты, шуларның 2се – социаль хезмәт алучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International