Тәҗрибә уртаклашу: министрлыкка Удмуртия делегациясе килде

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Удмуртиянең Социаль сәясәт һәм хезмәт министры Татьяна Чуракова җитәкчелегендәге Удмуртия делегациясен кабул итте.

Түгәрәк өстәл барышында Татарстан ведомствосы башлыгы Эльмира Зарипова коллегаларына министрлык эшчәнлеге турында сөйләде. Удмуртиядән килгән делегация халыкка социаль ярдәм чаралары бүлеп биргәндә адреслылык һәм ихтыяҗлык принцибын куллану, социаль контракт кысаларында халыкка матди ярдәм күрсәтү механизмнары турында мәгълүмат тыңлады.

"Халыкның активлыгы, аның инициативасы һәм республикада барган вакыйгаларга кызыксынуы хакимият органнары алдына эшчәнлекнең ачыклыгын арттыру һәм халыкны уртак эшкә җәлеп итү буенча яңа бурычлар куя", – дип дәвам итте үз чыгышын министр. Ул коллегаларына 2019 елга максатлар һәм бурычларны халык алдында формалаштыру буенча министрлык тарафыннан сынау проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Соңыннан Эльмира Зарипова делегация вәкилләре белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы алдында торган бурычлар һәм максатлар белән уртаклашты. Удмуртиядән килгән кунаклар билгеләп үткәнчә, уңай тәҗрибә һәм Татарстан ведомствосының югары казанышлары җентекләп өйрәнүгә һәм эштә куллануга лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International