ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Россиядә Театр елы уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Алевтина Коровина  10-11 яшьлек 17 бала арасында “Опера театры” темасына дәрес үткәрде.

 

8  апрельдә Әгерҗе районы “Наз” приютында тәрбияләнүче балалар белән Казан шәһәренең өстәмә белем бирү социаль-эшлекле клуб “Бинк” пихолог-консультанты Алсу Вылегжанина  “ТОП 50 һөнәр” исемле һөнәри тест уздырды.

Түбән Кама шәһәренең “Веста” үзәге белгече Гүзәл Вәлиәхмәтова 6 нчы санлы социаль участокта 8-11 яшьлек 11 бала өчен “Толерант аралашу ысуллары” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

Баулы шәһәре  Муса Җәлиль мәдәният йортының  иҗат коллективы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне "Язгы тамчы" концерт программасы белән сөендерде.

Бүген Теләче районы "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Тату гаилә” клубына таянып чираттагы дәрес оештырдылар.

Менделеевск районы "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә табиб-педиатр Галина Данилова дөрес туклану турында әңгәмә уздырды.

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә 8 нче апрельдә эвакуация чарасы узды.

Минзәлә районында "Бергә булдырабыз " республика проектын тормышка ашыру кысаларында кече бассейнга бару дәвам итә.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова компьютер сыйныфында  социаль хезмәт алучычыларга "Рунетның туган көне" дигән темага ачык чара уздырды.

Яр Чаллының "Асылташ" балалалар һәм яшүсмерләр приютында үз сәламәтлегеңә кайгыртучан мөнәсәбәт мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International