Баулы шәһәре Муса Җәлиль мәдәният йортының иҗат коллективы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне "Язгы тамчы" концерт программасы белән сөендерде.
Апрель аеның кояшлы көнендә рус һәм татар телләрендә күңелле, дәртле җырлар яңгырады. Артистлар көн буена шатлык, яхшы һәм уңай кәеф, күп елмаюлар бүләк итте.
Интернат-йортта яшәүчеләргә сәламәтлек һәм озын гомер теләп, артистлар аларга кабат килергә вәгъдә иттеләр. Интернат-йорт җитәкчесе Т.Кәлимуллина мәдәният йорты коллективына чыгыш ясаулары өчен рәхмәт белдерде.