"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең компьютер  классында  ачык дәрес

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова компьютер сыйныфында  социаль хезмәт алучычыларга "Рунетның туган көне" дигән темага ачык чара уздырды.

Чараның максаты: компьютерда грамоталы итеп эшли белүгә кызыксыну уяту.

Хезмәт буенча инструктор социаль хезмәт алучыларга Россия Интернетының туган көне 1994 елның 7 апрелендә билгеләп үтелүен әйтте. Белгеч кыскартылган "Рунет" сүзе нәрсәне аңлатканын һәм Интернетка бәйләнеше  булган башка бәйрәмнәр турында да сөйләде.

Чара барышында тыңлаучылар беренче тапкыр  эзләү сервисы "Rambler", "Yandex", түләү системасы Web money,  кайчан барлыкка килүен һәм Рунет премиясе турында да белделәр.

Чарага анализ ясаганда, катнашүчылар үзләренең фикерләре белән уртаклашты, күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алуларын әйтте, белгечкә  чараны уздырганы өчен рәхмәт белдерделәр, компьютер сыйныфында  белем алуларын дәвам итәячәкләрен искәрттеләр.

 Чарада 8 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International