8 апрельдә Әгерҗе районы “Наз” приютында тәрбияләнүче балалар белән Казан шәһәренең өстәмә белем бирү социаль-эшлекле клуб “Бинк” пихолог-консультанты Алсу Вылегжанина “ТОП 50 һөнәр” исемле һөнәри тест уздырды.
Бу очрашу вакытында 14-17 яшьтәге 5 тәрбияләнүче үзләренә кирәк дип санаган һөнәрләрне билгеләде. Алар һөнәр төрләре белән таныштылар һәм һөнәрләр сайладылар. Күпчелек балаларның үз теләгән һөнәрләре, сайлау буенча туры килде. Нәтиҗәдә тест ахырында балалар пешекче-кондитер, шофёр һөнәрләре турында видеоролик караганнан соң,тулысы белән аңлату эшләрен тыңладылар. Бу һөнәрләрне Татарстанда кайда һәм ничек үзләштерергә һәм моның өчен нишләргә кирәклегенә төшенделәр.