"Өмет яры"нда дөрес туклану турында сөйләштеләр

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Менделеевск районы "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә табиб-педиатр Галина Данилова дөрес туклану турында әңгәмә уздырды.

"Сәламәт гаилә – сәламәт балалар" программасы кысаларында үткәрелгән дәрестә гаиләгә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында булган гаиләләр катнашты.

Табиб-педиатр ата-аналарга туклану төрле булырга тиеш, анда яшелчә һәм җиләк-җимеш күп булырга тиеш, дип сөйләде. Педиатр аш куллануның мөһимлеген ассызыклады, үсеп баручы организм өчен витаминнар файдасы турында әйтте. Әңгәмә витаминнар турында презентация белән үрелеп барды.

Моннан тыш, педиатр бутербродларның һәм газланган суның ңзыяны турында бәян итте. Очрашу ахырында ата-аналар табибка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, сәламәтлек өчен зарарлы һәм файдалы продуктлар турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International