Түбән Кама шәһәренең “Веста” үзәге белгече Гүзәл Вәлиәхмәтова 6 нчы санлы социаль участокта 8-11 яшьлек 11 бала өчен “Толерант аралашу ысуллары” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.
Максат: балаларны толерант аралашу ысуллары белән таныштыру; бердәмлек, үзара аңлашу дәрәҗәсен арттыру; катнашучыларның игътибарын һәр шәхеснең уникальлегенә юнәлтү; кешеләр арасында аермаларны бәяләргә һәм аларның нинди булуын кабул итәргә өйрәтү.
Дәрес башында үткәрелгән “Хәерле көн, шалом, салют!” уены балаларга алдагы эшчәнлеккә әзерләнүне оештырырга ярдәм итте. Катнашучылар Россия халыкларының нинди телләрдә сөләшүләрен искә алды. “Кем ул?” уены кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Балалар кәгазьгә үз исемнәрен язарга һәм яңа гадәти булмаган, кызыклы яки гади генә шәхеснең индивидуальлеген ассызыклаучы әмма мөһим характеристикасын күрсәтте. “Сез ничек толерантлы” тесты катнашучыларда аларның сыгылмалы була алалармы икәнлеген күрсәтте.
Дәрес азагында нәтиҗәләр ясау барышында балалар сорауларга җавап бирде.