"Бергә булдырабыз" проекты уңаеннан минзәләлеләр бассейнга йөри

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Минзәлә районында "Бергә булдырабыз " республика проектын тормышка ашыру кысаларында кече бассейнга бару дәвам итә.

2018 елның 20 сентябреннән хәзерге көнгә кадәр Минзәлә районының "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләренең һәм "Юбилейный" бассейны җитәкчелегенең уртак эше нәтиҗәсендә инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр бассейга йөрүен дәвам итәләр.

Кече бассейн беренче катта урнашкан. "Уңайлы мохит" программасы уңаеннан биредә пандус белән җиһазландырылган. Сәгать дәвамында гаиләне социаль педагоглар озата бара.

Мөмкинлекләре чикле балалар өчен бассейн-сәламәтлекне ныгыту, хәрәкәт әзерлеген арттыру чарасы гына түгел, ә бозылган функцияләрне коррекцияләү һәм компенсацияләүнең сизелерлек факторы да. Йөзү, спортның башка төре кебек үк, сәламәтлекләре проблемалары булган балаларга яхшы йогынты ясый.

Бассейнда дәресләр ДЦП диагнозы булган балалар һәм гиперактив балаларга ярдәм итә,  авыру баланың хәрәкәтләрен үстерүгә һәм координацияләүгә булыша. Күп кенә гаиләләр йөзү белән шөгыльләнүдәге беренче уңышлары турында уңай хис-кичерешләре белән уртаклашырга өлгерделәр инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International