Социаль хезмәткәрләрнең һөнәри эшчәнлеген стимуллаштыру өчен ел саен "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре " дигән Бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Аның максаты социаль хезмәткәр һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, өлкән кешеләр, инвалидлар, балалар, гаиләләр белән эшләүнең алдынгы технологияләрен тарату.
Быел Менделеевск районының "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре Татьяна Заболотникова махсус премия - "Социаль эштә озак еллар эшләү өчен" номинациясендә катнашып беренче урын алды.
Татьяна Леонидовна бу өлкәдә 1993 елдан бирле эшли. Тырыш хезмәте, өлкән яшьтәгеләргә ихлас мөнәсәбәте өчен аңа рәхмәт белдерделәр. Озак еллар намуслы хезмәте стажы һәм хезмәттәшләренең, өлкәннәрнең ярдәме лаеклы җиңү яуларга мөмкинлек бирде.