Кукмарада яшүсмерләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде

2019 елның 18 июне, сишәмбе

18 июньдә Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү  үзәгендә  дәваланучыче инвалид балалар, аларның ата-аналары өчен Кукмара районы буенча эчке эшләр бүлегенең инспекторлары Л.Кириллова, Ф.Хабибуллин Ф. Ф. белән очрашу оештырылды.        

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре балалар белән "Җәйге каникуллар вакытында җәмәгать урыннарында балаларның куркынычсызлыгы", "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү",    "Экстремизм һәм терроризмны профилактикалау" темаларына әңгәмә үткәрделәр.

Балалар һәм өлкәннәр өчен аларның хокуклары һәм бурычлары, хокук бозулар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International