Баулы районы интернат-йортында яшәүчеләр өчен Сабан туе оештырылды

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Баулы картлар һәм инвалидлар интернат- йорты белгечләре Крым-Сарай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен  Сабан туе оештырды.

Чараның максаты татарның милли бәйрәме Сабан туе үткәрү үзенчәлекләре белән танышу, татар халкының традицион мәдәнияте, аның теле, шигъриятенә кызыксыну уяту.

Социаль хезмәт алучылар өчен төрле конкурслар, уеннар һәм викторина әзерләнгән иде. Бүләкләр һәм тәм-томнар тапшыру бәйрәмнең иң күңелле өлеше булды.

Бу исә социаль хезмәт алучыларга иҗади потенциалны тормышка ашырырга, үзара мөнәсәбәтләрне җайга салырга, бер-берсе белән гармонияле яшәргә һәм янәшәдәге кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләр корырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International