Көчле рухлылар кече буынга үрнәк күрсәтә

2019 елның 18 июне, сишәмбе

14 июнь көнне Баулыда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен кече Сабан туе узды, анда традиция буенча Баулы "Гаилә" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр чакырылган иде.

Балалар йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерде, капчык киеп узышты, күзләрен бәйләп чүлмәк ватты һ.б. уеннарда катнаштылар. Әмма иң мөһиме – балалар тормыш авырлыкларын җиңеп, үз-үзләренә яшәргә, иҗат итәргә һәм заман белән бергә атларга көч таба торган кешеләр белән әңгәмә кордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International