"Кояшкай" тернәкләндерү үзәге балалары кунаклар каршылады

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәге балаларын "КАМАЗ" мәдәният йорты мәдәни-массакүләм бүлеге аниматорлары сөендерде. 

Тамаша барышында балалар табышмаклар чиште, балыкларны магнитлы кармаклар белән тоттылар һәм рәсемнәр ясадылар, уеннар уйнадылар. 

Могҗизалар иле геройлары уенга бар кешене дә җәлеп итте, балалар һәм аларның әти-әниләренең дә күңелләрен ачтылар. Балалар кунакларны рәхмәт әйтеп озатып калды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International