"Веста" хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүнең яңа формаларын үзләштерә

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Түбән Кама "Веста" үзәге белгече Любовь Таирова үзәк хезмәткәрләренә "Эшлекле уен актив белем бирү формасы" дигән методик сәгать оештырды.

Очрашуның максаты социаль хезмәтләр алучылар белән эшләү формалары турында белгечләрнең күзаллауларын киңәйтү.

Очрашу башында белгеч эшлекле уен барышында баланың реаль тормыш өчен кирәкле уникаль күнекмәләр алуы турында сөйләде, ә эшлекле уен эчендә атмосфера барысы да чын-чынлап башкарыла дип хис итә. Аннан соң Любовь Таирова җыелучыларны эшлекле уеннар үткәрү технологиясе, әзерлек методикасы белән таныштырды.

Гамәли өлештә белгечләргә " Заперти", "Сукыр төзелеш", "Буталчык тарих" кебек эшлекле уеннарда катнашырга тәкъдим ителде. Һәр уен тәмамланганнан соң нәтиҗә, анализ ясалды. Белгеч әлеге эш формасын хезмәттәшләренә үз эшләрендә кулланырга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International