Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Хәтер көне билгеләп үтелде.
Социаль эш буенча белгеч Л.Фәттахова илебездә фашистлар Германиясенең хыянәтчел төстә һөҗүм итүе, Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат сөйләде.
Барысы да сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды, шәм кабыздылар, Хәтер аллеясына чәчәкләр куйдылар. Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр арасында 22 сугыш һәм 213 тыл ветераны төрле елларда яшәгән. Бүгенге көндә интернатта 3 тыл ветераны һәм 2 ветеранның тол хатыны яши.