19-21 июнь көннәрендә Мәскәүдә төбәкләрнең III социаль инновацияләр форумы узды, аның кысаларында инновацион социаль проектлар күргәзмәсе, пленар утырышлар, стратегик сессияләр һәм дискуссияләр оештырылды.
22 июнь көнне Баулы шәһәренең "Каенкай" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган "Хәтер мәңгелек" дип исемләнгән кичә үткәрелде.
21 июнь көнне Халыкара Әтиләр көне уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә уеннар, призлар һәм концерт программасы белән үрелеп барган спорт бәйрәме узды.
Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге инвалидларны эш урыны булән тәэмин итү, аларның эш урыннарын җиһазландыру буенча дөрес мәгълүмат бирелгәнен тикшерү максатыннан эш бирүчеләргә чираттагы сәфәр оештырды.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен тәрбиячеләр Ираида Мәдиярова һәм Анжелика Пушкова Җиңү монументына экскурсия оештырды.
Хәтер һәм кайгы көне - истәлекле дата. Бу көнне бөтен ил буенча истәлекле чаралар үткәрелә, Бөек Ватан сугышы һәйкәлләренә веноклар һәм чәчәкләр салына.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан төрле патриотик чаралар һәм хәтер акцияләре үткәрелә.
Мини-футболны популярлаштыру һәм актив яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан 20-21 июнь көннәрендә Татарстанда психоневрологик интернатларда социаль хезмәт алучылар арасында мини-футбол буенча ачык турнир узды.
Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә Сабан туе бәйрәме узды.
21 июньдә Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Зарарлы гадәтләр һәм аларның нәтиҗәләре” дигән профилактик әңгәмә булып узды.