Хәтер һәм кайгы көнендә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бөтенроссия акциясенә кушылды

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Социаль педагог Ольга Бывальцева муниципаль бюджет киноучреждениесе белгечләре Елена Митюшкина һәм Гөлназ Сизова белән берлектә Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылар өчен "Солдат" дигән нәфис фильм карау оештырганнар.

Фильмда Бөек Ватан сугышы герое алты яшьлек Сережа Алешковның реаль тарихы. Фильм балалар өчен аңлаешлы һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч телдә тарихи вакыйгалар турында сөйли.

Балаларны патриотизм рухында тәрбияләү мөһим. Геройларыбызны онытмаска, тарихыбызны барлап торырга кирәк, ди педагог.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International