7 бурычлы оешманың хезмәт хакы буенча бурычларын түләү - чираттагы Координация советының темасы

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

Координация советы эшендә тикшерү комитеты, прокуратура, суд приставлары хезмәте, дәүләт хезмәт инспекциясе, социаль иминиятләштерү фонды, дәүләт статистикасы хезмәте, республика министрлыклары, шулай ук профсоюзлар һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Утырышта Казан шәһәре, Яр Чаллы шәһәре, Кама Тамагы, Тукай һәм Чирмешән муниципаль районнары территориясендә урнашкан җиде бурычлы оешманың хезмәт хакын түләү, иминият взнослары һәм салым түләү буенча бурычларын түләү сораулары каралды.

Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәренең "Веста" урта гомуми белем бирү мәктәбе ЧОУ материалларын ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә һәм ТР прокуратурасына хокукый һәм прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен җибәрү турында карар кабул ителде. Калган предприятиеләр Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International