Лениногорскта Ватан өчен көрәштә һәлак булган сугышчыларны искә алдылар

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Хәтер һәм кайгы көне - истәлекле дата. Бу көнне бөтен ил буенча истәлекле чаралар үткәрелә, Бөек Ватан сугышы һәйкәлләренә веноклар һәм чәчәкләр салына.

22 июнь алдыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны искә алырга Мәңгелек ут янына Лениногорск районы "Исток -Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең 1 нче социаль участокта яшәүчеләре җыелды.

Акциядә катнашучылар "Исток -Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм Ватан өчен сугышларда һәлак булган барлык кешеләр хөрмәтенә шәмнәр кабызды. Бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Социаль педагог Наталья Ташлинцева сугыш турында әңгәмә үткәрде, ә волонтер Наталья Кузнецова дулкынландыргыч шигырьләр укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International