Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан төрле патриотик чаралар һәм хәтер акцияләре үткәрелә.

Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Ватан-ана" мемориаль комплексында булды һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

"Бөек Ватан сугышы..." исеме белән  квест Биектау "Өмет"халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе педагоглары Мүлмә авыл җирлегендә балигъ булмаганнар өчен чара оештырды. Уенның максаты кызыклы формада балаларга Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары һәм геройлары турында искә төшерү.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тематик чараны психолог Наталья Самаркина үткәрде. Очрашуга тыл хезмәтчәне Анастасия Петровна Миронованы чакырдылар, ул сугыш еллары авырлыклары турында сөйләде. Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 21 июнь көнне тәрбияче И. В.Степанова һәм музыка җитәкчесе Н.Г. Городилова "Изге сугыш" дигән танып-белү чарасы үткәрде. 

Ә Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә социаль педагог Н.Р.Турова белән бергә инвалид балалар Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан  Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салды.

"Тылсым" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлия Мифтахова Кукмара үзәк китапханәсе белгечләре белән берлектә "Хәтер дәресе" оештырды. Соңыннан катнашучылар шәмнәр кабызды һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тематик чаралар башка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә дә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International