Мини-футболны популярлаштыру һәм актив яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан 20-21 июнь көннәрендә Татарстанда психоневрологик интернатларда социаль хезмәт алучылар арасында мини-футбол буенча ачык турнир узды.
Ачык турнирда Татарстан шәһәрләреннән психоневрологик интернатлар командалары һәм Коми, Удмуртия республикаларыннан, Киров һәм Түбән Новгород өлкәләреннән чакырылган командалар катнашты.
Чарада мөхтәрәм кунаклар: Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова катнашты.
Турнир алтынын Киров өлкәсе футболчылары яулады. Көмешне Түбән Новгород өлкәсеннән чемпионнар, бронза – Коми Республикасыннан сыктывкарлылар алды.
Фото авторы: "Чистай-информ"