Министр Эльмира Зарипова төбәк социаль инновацияләренең III форумында чыгыш ясады

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

19-21 июнь көннәрендә Мәскәүдә төбәкләрнең III социаль инновацияләр форумы узды, аның кысаларында инновацион социаль проектлар күргәзмәсе, пленар утырышлар, стратегик сессияләр һәм дискуссияләр оештырылды.

Форумның беренче көнендә "Хәерчелекне киметү буенча дәүләт сәясәтенең иң яхшы тәҗрибәсе" сессиясе узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәерчелек кимү социаль-икътисади прогрессның төп бурычы булып тора, күп очракта илнең сәяси тотрыклылыгын генә түгел, ә глобаль дөньяда перспективаларны да билгели. Нәкъ менә шуңа күрә Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән 2020 елга кадәр Россия Федерациясенең озак вакытлы социаль-икътисади үсеше концепциясендә хәерчелек һәм тигезсезлек кимүтү өстенлекле халык-хуҗалык бурычларына кертелгән.

Сессиядә катнашучылар бүгенге көндә Россиядә һәм дөньяда хәерчелек дәрәҗәсен киметү юнәлешләре һәм механизмнары, Россия чынбарлыклары өчен нинди модельләр эшли, ә кайсылары юк, дип фикер алыштылар.

Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да чыгыш ясады. Ул хәерчелеккә каршы көрәш буенча республика тәҗрибәсе һәм бу юнәлеш буенча аеруча нәтиҗәле булырга мөмкин механизмнар турында бәян итте.

Сессия спикерлары арасында шулай ук Швециянең элеккеге премьер-министры Фредерик Райнфелдт, НИУ ВШЭ социаль сәясәт институты директоры Лилия Овчарова, Мәскәү шәһәренең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары А.Александрова һәм башкалар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International