22 июнь көнне Баулы шәһәренең "Каенкай" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган "Хәтер мәңгелек" дип исемләнгән кичә үткәрелде.
Тарих-филология факультеты студенты Резеда Кәримова Советлар Союзына немец-фашист гаскәрләренең хыянәте турында сөйләде, Брест крепостеның геройларча саклануы турында видеоролик күрсәтте. Китапханәче Дания Хисамова Бөек Ватан сугышы турындагы китапларга күзәтү үткәрде.
Соңыннан баян аккомпанементына кушылып фронтовик җырлар башкардылар. Чарада барлыгы 35 кеше катнашты.
Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чараны балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә Әлмәт шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре оештырды.
Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гүзәл Вәлиәхмәтова ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм илнең тарихи үткәненә кызыксыну уяту максатыннан тематик дәрес үткәрде. Чарада 7-10 яшьлек 13 бала катнашты, алар социаль хезмәт күрсәтүдә торалар.
Шулай ук Әгерҗе "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында, Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә һәм башка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә патриотик чаралар узды.