Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен “Куллар белән гимнастика ясау” дигән темага мастер-класс үткәрде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
28 июньдә Түбән Новгородта Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Г. Г. Лекарев 2019 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектларында хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау торышы, шулай ук хезмәтне саклау буенча законнарны камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыра.
Кукмара районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 27 июнендә логопед Люция Хөсәенова мәктәп яшендәге балалар өчен "Җәйгә кунакка" дигән дәрес уздырды.
26 июньдә Әгерҗе районындагы “Наз” приютының мәктәпкәчә яшьтәге ун тәрбияләнүче педогог- психолог Елена Нехорошкова белән яңача рәсем ясау технологиясен өйрәнде.
Шушы көннәрдә Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Альбина Сәйфуллина мәктәп яны лагерында мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тренинг үткәрде.
Бүген Казанның Вахитов районы мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Районның җиде предприятиесе һәм оешмасы үз вакансияләрен тәкъдим итте: «Метроэлектротранс» МУП, «Сәүдә агентлыгы» ҖЧҖ, «Электроприбор «Казан заводы» ААҖ, «Водоканал» МУП һ.б.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры район башлыгы Вячеслав Козлов белән очрашты, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк белән өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортта булды һәм гражданнарны кабул итте.
Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хокук бозуга сәләтле яшүсмерләр белән эшләүнең яңа нәтиҗәле ысулын беләләр. Учреждениедә "Миндә музыка яши" проекты тәмамланды, аның максаты – музыка терапиясе техникаларын кулланып файдалы ял оештыру аша яшүсмерләре арасында девиант тәртипне профилактикалау.
Россия Финанс министрлыгы тарафыннан Россия кредит оешмаларына һәм “ДОМ” АҖ федераль бюджеттан РФнең балалы гражданнарына бирелгән (алынган) торак (ипотека) кредитлары (заемнар) буенча алынмаган керемнәрне каплауга субсидияләр бирү программасы гамәлгә ашырыла.