Наталья Бороздина 1998 елның 1 июненнән Чирмешән "Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәр булып эшли. Бүгенге көндә ул 5 социаль хезмәт алучыга хезмәт күрсәтә.
Җәйге каникулны балалар көтеп ала. Әмма, эссе һава торышы, буш вакытның күп булуы, ә ата-аналар контроле булмавы балалар өчен зур куркыныч тудыра.
Һәрберебезгә каршылыклы хәлләр белән очрашырга туры килә. Шуңа күрә һәр кешегә каршылыклар килеп туган очракта үз-үзеңне тоту ысуллары турында гап-гади генә булса да күзалларга кирәк.
Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы буенча республика программасын тормышка ашыру уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен “Аңлашылмаучанлык йомгагын сүтү” дигән дәрес үткәрде.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Чирмешән муниципаль районында булып кайтты.
28 июньдә Алабуга "Астра" мөмкинлекләре чиклебалалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Янгын вакытында кешенең үз-үзен тоту кагыйдәләре” дигән танып-белү сәгате үткәрелде.
Казанда картлар һәм инвалидлар интернат-йортларда яшәүчеләр Республика шахмат-шашка турнирында уңышлы чыгыш ясады.
26 июньдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Ләйсән Насыйрова һәм Альбина Сәйфуллина "Галактика балалары" палаткалы лагерында "Тормыш матур" дип исемләнгән тренинг уздырды.
Бүген 9.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Түбән Новгородта Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Г. Г. Лекарев РФ субъектларында 2019 елның 5 ае йомгаклары буенча хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау буенча законнарны камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрә.
2019 елның 1 июлендә инвалидлар иҗтимагый оешмалары өчен "UNIT" махсус такси хезмәте" социаль проектын тәкъдир итү булачак. Проект Президент грантлары фонды-операторы тарафыннан үткәрелә торган Бөтенроссия Президент грантлары конкурсында җиңүче булды.