1 нче июльдән Зәй районында икенче төркем балалар эшкә кереште. Ай дәвамында 14 яшьтән 18 яшькәчә 78 бала балигъ булмаганнарны вакытлыча хезмәт белән тәэмин итү программасы кысаларында хезмәт итәчәк.
Менделеевск "Өмет яры" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә "Оешма территориясендә янгын вакытында хезмәткәрләрнең гамәлләре"дигән чираттагы инструктаж үткәрелде.
28 июнь көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә фермер һөнәре белән таныштыру буенча һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды.
Мөмкинлекләре чикле кешеләрне йөртү өчен машинага коммерцияле булмаган оешмалар заказ бирә ала.
Үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында алып баручы "Чистай катнаш азык заводы" ҖЧҖ 50 хезмәткәренә 201,6 мең сумлык әҗәтен кайтарды.
Каникул вакытында балаларның ялын һәм мәшгульлеген оештыру уңаеннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 17 бала һәм аларның әти-әниләре өчен Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре 62нче янгын бүлегенә экскурсия оештырды.
Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова социаль хезмәт алучылар катнашында "Дусларым янымда булганда" дип исемләнгән концерт оештырды.
Әгерҗе районының "Наз" социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тернәкләндерүдә төрле түгәрәкләргә мөһим урын бирелә. "Оригами" кәгазь пластикасы түгәрәгенә 10 бала йөри, биредә алар бармакларның сыгылмалылыгын, күзнең күрү сәләтен, пөхтәлекне камилләштерә.
Татарстанда беренче бала тапкан 911 яшь ана һәм өченче баласы туган 180 хатын-кыз 2019 елның 28 июненә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Организмның сәламәтлегенә уңай йогынты ясаучы чараларның берсе-иртәнге гимнастика. Һәр иртә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында иртәнге зарядка үткәрелә.