Бөгелмәлеләр фермер һөнәре белән таныша

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

28 июнь көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә фермер һөнәре белән таныштыру буенча һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды.

Дәрестә 20 реабилитант катнашты.

Дәреснең максаты - авыл хуҗалыгы һөнәрләре турында күзаллауны формалаштыру, терлекчелек тармаклары белән таныштыру һәм хайваннар белән эшләүче кешеләргә хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес кызыклы узды. Балалар авыл хуҗалыгы һөнәрләре турында гына түгел, терлекчелек тармаклары турында да, хайваннар турында да күп нәрсә белде.

Балалар балык үрчетү, умартачылык, ат үрчетү, дуңгызчылык һәм башка тармаклар турында зур кызыксыну белән тыңлады, чөнки барлык балалар диярлек йортларында да хайваннар тота.

Тернәкләндерү үзәге белгечләре балалар белән һөнәри юнәлеш бирүче чараларны еш оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International