"UNIT" махсус такси хезмәте проекты җитәкчесе Павел Кочкарев 1 июльдән бушлай транспортны коммерцияле булмаган оешмаларга сәламәтлекләре чикле кешеләрне чараларга йөртү өчен Казан оешмаларына тәкъдим итәчәк, дип сөйләде.
"Казанның күп кенә коммерцияле булмаган оешмалары инвалид кешеләр өчен чаралар үткәрә, әмма анда кешеләрне ничек җәлеп итү проблемасы бар. Без бөтен махсус автобус белән уртаклашырга һәм кешеләрне бушлай йөртү мөмкинлеген бирергә җыенабыз", – дип аңлатты Кочкарев.
"Махсус транспортны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән алдылар. Биредә коляскалар өчен электр күтәргеч бар, 8 утырып бара торган, 3 коляска өчен урын куела", – ди Павел Кочкарев.
Бушлай йөртү Президент гранты ярдәмендә тормышка ашты – бүлеп бирелгән 2,5 млн сум таксида киләсе елның 1 июленә кадәр эшләячәк. Коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре яңа мөмкинлекләрне уңай бәяләде.
"Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң Казанда да социаль такси булуы яхшы. Без кешеләрне чараларга ешрак китерергә тырышабыз, чөнки күп кенә аз мобильле кешеләр хәтта беркайчан да театр, концерт яки зоопаркка бармаган", – дип фикерләре белән уртаклашты "Ярдәм" коммерцияле булмаган оешма вәкиле Алсу Миңнуллина.
Машинага заказ бирү өчен коммерцияле булмаган оешма вәкиле сайтка керергә unittaxi.ru һәм гариза калдырырга тиеш. Сәфәр чыгасын, ким дигәндә, 3 көн алдан хәбәр итү отышлырак.
Махсус такси оештыручылар киләчәктә автомобильләр паркын киңәйтергә һәм инклюзив туризмны үстерергә планлаштыра.
Фото: Салават Камалетдинов