Зәй районында чираттагы балалар төркеме эшли башлады

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

1 нче июльдән Зәй районында икенче төркем балалар эшкә кереште. Ай дәвамында 14 яшьтән 18 яшькәчә 78 бала балигъ булмаганнарны вакытлыча хезмәт белән тәэмин итү программасы кысаларында хезмәт итәчәк.

20 бала “Татэнерго” акционерлык җәмгыятенең Зәй дәүләт район электрстанциясендә сәнәгать мәйданнарын җыештыручы булып, 56 бала – яшьләр эшләре буенча идарәсендә лагерь әйдаманы һәм яшел хуҗалык хезмәткәре, берәр бала “Дюймовочка” балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе һәм Багряж җирле үзидарәсендә ярдәмче булып эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез, хезмәт хакын оешма-предприятие эш сәгатеннән һәм күләменнән чыгып, әмма хезмәт хакының минималь суммасыннан түбән булмаган күләмдә түли. Татарстан икътисадының бюджет булмаган секторы өчен ул 12000 сум, ә дәүләт һәм муниципаль  учреждениеләр өчен – 11280 сум тәшкил итә. Халык мәшгульлеге үзәге аша эшкә урнашкан үсмерләр өстәмә матди ярдәм алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International