"Наз" приюты балалары төсле кәгазъдән чәчәк ясарга өйрәнде

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Әгерҗе районының "Наз" социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тернәкләндерүдә төрле түгәрәкләргә мөһим урын бирелә. "Оригами" кәгазь пластикасы түгәрәгенә 10 бала йөри, биредә  алар бармакларның сыгылмалылыгын, күзнең күрү сәләтен, пөхтәлекне камилләштерә.

Мондый сыйфатларга  балалар нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә өйрәнә. 1нче июль көнне приют карамагындагы балалар тәрбияче Марина Шишкина җитәкчелегендә төсле кәгазьдән тюльпан ясарга өйрәнделәр, тәрбияләнүчеләрнең бу эшләнмәре чын лалә чәчәкләре кебек булды. Нәтиҗәдә, малайлар лалә чәчәкләрен кызларга  бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International