Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Киберкуркынычсызлык – бу гади» дигән чара уздырдылар.
Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бочча һәм дартс спорт уеннарына багышланган мавыктыргыч чара узды.
Югары Ослан районында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү, аларның физик активлыгын саклау һәм сәламәтлеген ныгытуны өчен чаралар үткәрелә.
8 октябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мөһим» дигән чара үткәрде.
Россия Федерациясенең барлык субъектлары, шул исәптән Татарстан Республикасы да, федераль миграция законнарын үти. Виза режимы булган илләрдән чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү өчен квоталар системасы кулланыла. Бизнес гариза бирә, аны хуплаганда теге яки бу илләрдән чит ил эшчеләре килә. Бу хакта «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова сөйләде.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Импульс» яшьләр үзәге базасында Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чара үткәрделәр.
11–14 ноябрьдә Мәскәүдә «Крокус Экспо» территориясендә Халыкара форум һәм 29 нчы «Хезмәт куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Җәлил интернат-йорты халкы һәм белгечләр авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар, кунакларга кулдан эшләнгән уникаль әйберләр тәкъдим иттеләр. Ярминкә Җәлил бистәсе мәйданында узды.
«Безнең тирәдә һөнәрләр» һөнәри юнәлеш бирү комплекслы программасын тормышка ашыруны дәвам итеп һәм тәрбияләнүчеләрдә тегү осталыгы күнекмәләрен үстерү максатында Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тукымадан йомшак уенчыклар ясау буенча дәрес узды.
Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге үзенең актив социаль позициясен күрсәтте – булачак әниләргә багышланган чарада катнашты.