«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Импульс» яшьләр үзәге базасында Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чара үткәрделәр.
Катнашучылар өчен гипс фигураларын буяу буенча мастер-класс оештырылды, психолог булачак әниләр белән әңгәмә үткәрде.
Чарада Биектау районының төрле ведомстволары белгечләре катнашты.
Бүлек белгечләре шәхси фотограф белән берлектә фотосессия оештырдылар һәм булачак әниләргә зур булмаган бүләкләр тапшырдылар. Чара азагында тәм-томнар белән чәй чыгардылар.