«Изгелек» үзәгендә өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чара уздырдылар

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Киберкуркынычсызлык – бу гади» дигән чара уздырдылар.

Белгеч киберкуркынычсызлыкның төп аспектлары турында җентекләп сөйләде, шәхси мәгълүматларга, документларга һәм банк мәгълүматларына сакчыл караш кирәклеген ассызыклады. Чит кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә һәм мобиль җайланмаларны куркынычсызландыру ысулларына аерым игътибар бирделәр.

Алынган мәгълүмат һәр катнашучыга виртуаль киңлектә яхшырак ориентлашырга һәм янаулар куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International