«Изгелек» үзәгендә МХО катнашучылары өчен гуманитар ярдәм җыйдылар

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге тору бүлегеннән яшьләр, хезмәткәрләр, шулай ук социаль хезмәтләр алучылар махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары өчен гуманитар ярдәм җыйдылар. Алар урын-җир, шәхси гигиена чаралары, оекбашлар әзерләгәннәр. җыелган гуманитар ярдәм МХО уздыру зонасына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International