Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Өлкәннәрне рәнҗетмә, картлыкны хөрмәт ит» дигән дискуссия клубы оештырылды.
Өлкәннәргә хөрмәт – бөтен дөнья буйлап күп кенә мәдәниятләрдә иң мөһим кыйммәтләрнең берсе. Чара кысаларында приют хезмәткәрләре өлкәннәргә хөрмәт, сизгерлек һәм ярдәмчеллек турында әңгәмә үткәрделәр. Балалар Россиянең төрле халыкларының гореф-гадәтләре һәм аларның өлкән буынга мөнәсәбәте белән таныштылар, өлкән яшьтәге кешеләргә карата толерантлык нормаларын үзләштерделәр.
Ахырда «Көч кулланмыйча картлык» акциясе оештырылды, аның барышында тирә-юньдәгеләргә өлкән яшьтәге кешеләргә карата көч куллану проблемалары һәм аларны хәл итү ысуллары турында искә төшерделәр.