Моркваш авылындагы күптәнге дусларын Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында каршы алдылар. «Буыннар күперләре» проекты кысаларында интернат-йортка Лидия Минһаҗева, Эльмира Гомәрова, Яна Тулаева һәм Екатерина Гурьянова килде.
Кунаклар Пасха веноклары ясау буенча кызыклы мастер-класс үткәрделәр. Моның өчен алдан ук шаблоннар әзерләп куйганнар. Алар җитәкчелегендә, кулларына фломастер, җилем, кайчы алып, интернат-йортта яшәүчеләр буялган детальләрне кисеп, эшләнмә җыйды. Барысының да кул эшләре бик матур килеп чыкты.
Традиция буенча хәйриячеләр бәлешләр һәм Пасха күчтәнәчләре алып килгән иде.