17 апрельдә Татарстанда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак. Бу «Кадрлар» милли проектының «Хезмәт кешесе» федераль проекты кысаларында ел саен үткәрелә торган чара.
Ярминкә уздырылган көнне бөтен республика буенча 46 мәйданчык ачыла. 350дән артык эш бирүче теләсә нинди дәрәҗәдәге әзерлеккә омтылучылар өчен 10 меңнән артык вакансия тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә шулай ук Татарстанның 50дән артык мәгариф учреждениесе катнаша.