Бүген Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында Мөмкинлекләр фестивале башланды. Чара инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс»чемпионаты кысаларында уздырыла.
Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин чыгыш ясады.
Мөмкинлекләр фестивалендә 8 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән һәм мәгариф оешмаларыннан 85 кеше катнашты. Чара программасында 11 компетенция буенча биремнәр бар иде.
Фестивальдә катнашу конкурсантларга үзләренең күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирә, бу аларны социализацияләү һәм җайлаштыру өчен мөһим.
Чара йомгаклары буенча катнашучыларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.