23 октябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.
Гражданнарның физик хәлен яхшырту максатыннан, «Актив озын гомерлелек» программасын гамәлгә ашыру кысаларында балалар сәламәтләндерү-мәгариф үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Рәшит Зиатдинов Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт алучыларына үз-үзеңне саклауның гади алымнарын күрсәтте.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Арча районында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр патриотик акциядә катнаштылар. Хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова җитәкчелегендә балалар махсус хәрби операция зонасында булган сугышчылар өчен мендәрләр тектеләр.
Янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре һәм Апас отрядының Үби авылын саклау буенча аерым посты Чүпрәле районының «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен кешеләрне эвакуацияләү буенча тренировка үткәрделәр. Тренировканың төп максаты реаль янгынга мөмкин кадәр якынрак шартларда кешеләрне ашыгыч рәвештә чыгару иде.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз практикаларында изотерапия технологиясен актив кулланалар. Бу алым өйдә социаль хезмәтләр алучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук аларның хис-кичерешләрен яхшыртуга юнәлдерелгән.
Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының физик культура буенча инструкторы шаротерапия – махсус туплар ярдәмендә хәрәкәт функцияләрен торгызуның заманча техникасы буенча файдалы дәресләр үткәрә. Бу дәресләр координацияне яхшырта, мускулларны ныгыта һәм хәрәкәтне җиңеләйтә.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге хезмәткәрләре диңгез пейзажларын ясау буенча мастер-класс әзерләде.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен чираттагы стажировка мәйданчыгы узды.
Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә әниләр үз балалары турында кайгыртып кына калмыйча, үзләренә дә игътибар бирә алалар. Балалар биоакустик коррекция сеансын узганда, аларның әниләре Томатис-терапия сеансын узарга мөмкин.